Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия утырышы 16 декабрьдә ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә узды.
Аның эшендә Әлмәт шәһәре прокурорының ярдәмчесе Фәнис Минһаҗев, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршылык күрсәтү бүлеге башлыгы Рамил Кадыйров, медицина оешмаларының баш табиблары, аларның урынбасарлары, кадр хезмәтләренең хезмәткәрләре, юристлар, ДПУ белгечләре катнаштылар.