Табиблар укучыларга лабораториядә кан күзәнәкләрен микроскоп астында карарга булыштылар, ничек теш протезы җитештерелә икәнлеген күрсәттеләр һәм маммограф, флюроограф кебек катлаулы аппаратларның ничек эшләвен аңлаттылар. Норлат ҮРХ сырхауханәсе буенча экскурсия 2нче номерлы җирле мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен якты сәяхәт булды.