Республика клиник онкология диспансерында ТР министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, РФ ССМ «Сәламәтлек саклауны оештыруның һәм мәгълүматлаштыруның үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДББУнең «Онкология авырулары белән көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион үзәк җитәкчесе Ирина Ларичева, РФ ССМ «Сәламәтлек саклауны оештыруның һәм мәгълүматлаштыруның үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДББУнең икътисад һәм сәламәтлек саклауны ресурс белән тәэмин итү бүлеге мөдире Ольга Обухова катнашуларында түгәрәк өстәл узды, чарада катнашучылар 2020 елда «Онкология» профиле буенча махсуслаштырылган медицина ярдәмен үстерүнең төп векторлары турында фикер алыштылар.