Бәйрәмнәр алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә хезмәткәрләрнең балалары өчен яңа ел тамашасы булды. Бәйрәмне оештыручы учреждение профсоюзы булды.
Хастаханәнең конференц-залында чын әкияти тамаша башланды. Әкият дөньясына балаларны «Җиде диңгез» курчак театры персонажлары озата барды. Алар балаларга «Тычкан һәм песи маҗаралары» спектаклен күрсәттеләр.