Апаста сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлыкны үстерү турында сөйләштеләр

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Апаста остазлыкны үстерүдә Апас ҮРХ эшенең тәҗрибәсен өйрәнү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә конференциясе узды.

Конференциядә Республика сәламәтлек саклау ветераннары советы секретаре, ТР ССМ медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлегенең әйдәүче консультанты Наҗия Алимова, ТР ССМ кадрлар бүлегенең башлыгы Лилия Аберхаева, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең директоры Диләрә Швецова, Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы урынбасары, ТР сәламәтлек саклавында остазлык хәрәкәтенең координаторы Марс Шәрәфетдинов, тармак профсоюзы рәисе урынбасары Людмила Гатауллина, шулай ук республиканың якын-тирә районнарының вәкилләре катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International