Марат Садыков 2019 елда сәламәтлек саклау системасының эш йомгаклары турында сөйләде

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «2019 елда сәламәтлек саклау системасының эш йомгаклары турында» дигән пресс-конференция үткәрде. ММЧ вәкилләре белән очрашу бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

«2019 ел илкүләм проектларны тормышка ашыру флагы астында узды», - дип билгеләп үтте М.Садыков.

Министр искә төшергәнчә, Татарстан Республикасына 12 Илкүләм Проектны гамәлгә ашыру буенча барлыгы 163 төп күрсәткеч беркетелгән, аларның якынча 30 проценты (28,8%) сәламәтлек саклау системасы күрсәткечләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International