Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында тантаналы рәвештә автомобиль чараларын тапшыру булды.
Шулай итеп, бүген сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагы учреждениеләре 50 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, 7 флюорограф ПАЗ автомобиле һәм 25 мәктәп автобусы алдылар.