ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлек саклауда остазлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе буенча утырыш узды. Профильле учреждениеләр хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре катнашында киңәшмәне министр урынбасары Илдар Фатыйхов уздырды. Катнашучылар остазлык хәрәкәтен фәнни-методик тәэмин итү программасын эшләп чыгару турында фикер алыштылар, шулай ук «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының мактаулы остазы» дигән хөрмәтләү билгесен расладылар.