«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең Сәламәтлек үзәге Татарстан предприятиеләренең хезмәт коллективларын комплекслы медицина тикшерүен уздыра. Агымдагы елның декабрь башыннан бирле «Ливадия» шифаханәсе хезмәткәрләре һәм ял итүчеләре тикшерүләр узалар.