Марат Садыйков волонтер-табиблар белән очрашты

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Волонтерлар-табиблар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашуда социаль өлкәдә ирекле оешмаларның роле турында фикер алыштылар. Волонтерлар эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында сөйләделәр. Иң яхшы активистларны ТР ССМ
Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Марат Наил улы ирекле эшчәнлекне кайнар хуплады һәм волонтерларга сәламәтлек саклау өлкәсендә югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International