Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитале хезмәткәре Татарстан Республикасының эшче яшьләре конгрессында катнашты

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпиталенең яшьләр профсоюзы әгъзасы Олеся Левкина Казанда узган «Татарстанның киләчәген бергә төзибез» эшче яшьләр конгрессында катнашты.

Конгресс кысаларында анда катнашучылар яшь белгечләр белән эшләүгә нигезләнгән предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары турында фикер алыштылар. Шулай ук тармакны камилләштерүгә һәм аның киләчәк перспективалы үсешенә юнәлтелгән үз проектларын нульдән башлап булдырдылар һәм яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттаховка тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International