Түбән Кама табиблары күрше районнардан инфаркт белән пациентларны кабул иттеләр

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Түбән Кама табиблары атна дәвамында Чаллы коллегаларына булыштылар һәм күрше районнардан килгән инфарктлар белән пациентларны ашыгыч кабул иттеләр һәм операцияләр үткәрделәр. Эш шунда ки, АМЯХдә коронар ангиография һәм стентлаштыру үткәрү өчен ике рентген-җайланма сафтан чыккан, алар ярдәмендә йөрәктәге һәм кан тамырларындагы үзгәрешләрне дөрес диагностикаларга һәм стентлаштыру уздырырга мөмкин. Стентлаштыру – оператив тыкшыну ул, аның вакытында зыян күргән кан тамырына махсус каркас урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International