Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы ортопедия бүлеге табиблары пателлофемораль артрозны дәвалауның яңа ысулы буенча Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәттән (Роспатент) яңа уйлап табуга патент алдылар.
РКХ травматологлары-ортопедлары Россиядә беренче тапкыр бот өслегенең артропластикасын Recartic мини протезы белән башкардылар. Бу операция буынның чыганак дегенератив-дистрофик үзгәрешләре булган артрозның башлангыч стадияләрендә пациентларны дәвалауның өстенлекле варианты булып тора.