ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында "Демография" илкүләм проектының
“Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту"региональ проекты чикләрендә килешүгә кул куелды. Килешүгә кул куйган яклар: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы,"Казан дәүләт казна дары заводы", ТР "Алтын йөрәк" хәйрия региональ иҗтимагый оешмасы.
"Демография" илкүләм проектының "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" региональ проекты чикләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан өч төп юнәлешне тормышка ашыру оештырылды:
- "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" региональ һәм муниципаль программаларны эшләү һәм тормышка ашыру;
- республика территориясендә иҗтимагый сәламәтлек үзәкләрен кертү,
- эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуның корпоратив программаларын эшләп чыгару һәм гамәлгә кертү.