Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча Координацион советның чираттагы утырышы узды.
Утырышта РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, РФ Хөкүмәте каршындагы Совет, Федераль башкарма хакимият органнары, СЮ КБО вәкилләре катнаштылар.
Идел буе федераль округының Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгече, «ТР ССМ СПИД һәм ЙА каршы республика үзәге» ДАССУнең баш табибы Нияз Галиуллин регионда халыкның төп төркемнәре белән эшләү буенча алдынгы тәҗрибә белән уртаклашты.