«Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсе каршындагы Хатын-кызлар консультациясе беренче елын билгеләп үтте. Сырхауханәләрне модернизацияләү буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында нәкъ бер ел элек капиталь ремонттан соң заманча хатын-кызлар консультациясе ачылды, ул тиешле диагностик һәм дәвалау җайланмалары белән җиһазландырылган.