19 гыйнварда Патологоанатом көне билгеләп үтелә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен патологоанатомнар билгеләп үтәчәкләр. Түбән Кама хастаханәсендә патологоанатомия хезмәтенә нигез салучы, югары категорияле табиб Анатолий Александрович Спиридонов үз һөнәрендә 45 ел инде, шуларның 43е – ул ТКҮРКПХнең патологоанатомия бүлеге мөдире. Бүген бүлектә ике табиб – патологоанатом, 6 медицина лаборатория технигы һәм 1 санитарка эшлиләр. Патологоанатом һөнәре турында күп кенә караңгы легендалар йөри, ләкин бүген ул ярып карый торган табиб кына түгел, аның эшенең иң мөһим өлеше булып авыруларны диагностикалау да тора. Бу табиблар өчен дөрес диагнозны билгеләүдә һәм пациентны дәвалау буенча дөрес стратегияне сайлауда бик зур ярдәм булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International