Казан шәһ. аэропортында самолетны ашыгыч утырту турында мәгълүмат

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

20 гыйнварда Мәскәү-Көньяк-Сахалинск рейсын башкара торган "Аэрофлот" авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә Казанда утыртылды. Бортта бер пассажир аңын югалткан.  Урынга килеп җиткән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы самолетның төшүен көтте, шуннан соң пациент АМЯ автомобиленә клиник үлем хәлендә озатылды. Шуңа да карамастан, пациентка тиешле вакыт эчендә реанимация чаралары үткәрелде. Кызганычка каршы, пациент аңына килмәде.  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булган кешенең туганнары кайгыларын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International