«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында БРКХнә яңа җиһазлар кайтты

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Яңа җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында БРКХнә китерелде – «Canon Medical Systems Corporation» кирәк-яраклары белән Vantage Elan магнит-резонанс томографы һәм «РЕНЕКС-РЦ» рентгенография комплексы, ул рентгенографик тикшерүләрнең барлык төрләрен уздыру өчен билгеләнгән.

Барлык төзү-монтаж эшләре тәмамланган, җиһазлар урнаштырылган, көйләнгән һәм эшкә әзер.⠀

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасы балалар сәламәтлек саклавын үстерү, балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп» региональ проекты берничә аспектны күз алдында тота: ТР балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне профилактикалауны, һәркем өчен ачык булуны, диагностикалауның һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыруны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International