Түбән Кама табибларына эмоциональ ару синдромын җиңәргә булышалар

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эмоциональ ару синдромы — ул акыл һәм физик яктан бушлык хисе (гадәттә депрессия һәм апатия белән озатыла) булган халәт. Әлбәттә, барыннан да элек, профессиональ эшчәнлеге үз ресурсларын даими рәвештә бирү белән бәйле булган кешеләр эмоциональ аруга дучар булалар. Шулай итеп, бу синдром укытучыларда, табибларда, полиция хезмәткәрләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрендә һәм психотерапевтларда ешрак очрый.

Әмма хәзерге дөнья басымы һәм кешегә карата кулланучы мөнәсәбәте аркасында «эштә ару» куркынычына, вазифаларына һәм һөнәрләренә карамастан, бөтен кешеләрне дә дучар итә.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең клиник психологлары бу авыруга каршы көрәшне дәвам итәләр һәм хастаханә хезмәткәрләре белән даими рәвештә төркем дәресләре үткәрәләр. Мондый тренинглар коллективның кәефенә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International