Алкаголизм һәм наркомания: Казанда элек наркоманиягә бәйле кешеләргә ничек эшкә урнашырга ярдәм итү турында фикер алышачаклар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

28 гыйнварда «Бәйле затларның ресоциализациясе һәм хезмәт реинтеграциясе. Закон чыгару аспектлары» Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Чара наркология, психиатрия һәм психология өлкәсендәге белгечләрне, бизнес, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Экспертлар наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалауның һәм реабилитацияләүнең актуаль ысуллары, шул исәптән элеккеге наркотик кулланучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча да фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International