Бүген Халыкара онкология белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу диагноз белән Түбән Камада яшәүче 7964 кеше исәптә тора, узган ел 927 кешедә яман шеш ачыкланган. Шәһәрлеләр ешрак нәрсә белән авырыйлар, бу чирне кисәтеп буламы һәм онкологиягә каршы көрәшергә нәрсә көч бирә? Бу хакта без Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш онкологы Марат Хәйруллин белән сөйләштек.
Узган ел ачыклану буенча беренче урынга коллоректаль яман шеш чыкты (2018 ел – 122 очрак, 2019 – 158). Үз-үзеңне сакларга буламы? Монда киңәшләр гади – мөмкин кадәр күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, кайсы төрдә булса да – эшкәртелмәгән, пешерелгән, тозланган, әмма маринадланган түгел. Мал майлары, кызыл ит, эшкәртү продуктлары азрак булсын, һәм, әлбәттә, хәрәкәтчән яшәү рәвеше – шул чакта эчәклек Сезгә "рәхмәт" әйтер. Шунысын да истә тотарга кирәк, буш урында яман шеш барлыкка килми – башта кешедә дистә еллар буе яши ала торган полиплар барлыкка килә. Полипларны эндоскопик юл белән алып ташларга була, ә бу яман шешне беренчел профилактикалау.