Татарстан Республикасы 2020 елның 8 июнендә башланган #ОставайсяДонором Бөтенроссия донор акциясенә кушылды.
2020 елның 8 июненнән башлап 15 июненә кадәр Россия Федерациясе территориясендә кан хезмәте учрежденияләрендә Бөтендөнья кан доноры көненә багышланган Бөтенроссия донорлар атнасы узачак. Бөтендөнья кан доноры көне ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә.
#ОставайсяДонором акциянең максаты - кеше гомерен саклап калу хакына игелекле гамәл башкару һәм донорлар хәрәкәтенә ярдәм итү.
«Игелекле Казан» һәм DonorSearch.org проекты белән белән берлектә үткәрелгән чарада беренчеләрдән булып ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов катнашты, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов та кушылды.
2020 елның 8 июнендә барлыгы 85 донор кабул ителде, кан банкы 38 литрга тулыланды.
Барлык катнашучыларга битараф калмыйча, игелекле йөрәкләр өчен рәхмәт белдерәбез!