Казан табиблары сирәк аномалияле балага ярдәм итте

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Участок табибы баланы яшәү урыны буенча сырхауханәдә караганнан соң, аны сөт бизләре үсеше проблемасы белән БРКХдә гинекологка җибәрә.

"Әнисе сүзләренә караганда, узган елның языннан гына кызында сөт бизләре үсә генә башлаган, ә июнь аенда ук аларның үсеш тизлеге артып, тышкы кыяфәте дә сагайткан, күкрәкләр кендек турысына кадәр төшкән", – дип сөйли табиб-гинеколог Лилия Хәйруллина.

Бу проблеманы хәл итү өчен пациент БРКХдә, шәхси маммология үзәге базасында да җентекле тикшерү уздыру.

"Пациент онкопатология шиген бетерү өчен БРКХ балалар гинекологыннан юллама буенча үзәккә килде. Биопсия уздырганнан соң онкология авыруының бернинди билгеләре һәм органнарда үзгәрешләр булмавын күрсәтте. Алга таба төрле белгечләрдә күп санлы тикшеренүләр процессы башланды", – дип билгеләп үтә шәхси клиниканың табиб-маммологы Максим Дружков.

"Күп санлы тикшерүләрдән соң, коронавирус белән вазгыять аркасында оператив тыкшыну мәсьәләсе туктатылып торды. Эпидемиологик вазгыять яхшыргач операция ясалды", – дип шәрехли Лилия Илсур кызы.

Авыру фонында кызда кифоз – умыртка сөягенең кәкрәюе, көчле баш авыртуы, йөрүдә авырлык күзәтелде.

"Операция уңышлы узды, без планлаштырылган күләмне үтәдек. Алга таба бала тулы канлы тормыш белән яшәячәк, бары имезә алмаячак. Эстетика ягына да игътибар бирелде. Үз яше белән күкрәк үзенең табигый формасын алыр", - дип әйтте БРКХ хирургия бүлеге мөдире Михаил Поспелов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International