Яр Чаллыда “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында РКОД филиалының онкология үзәген төзү тәмамлана. Филиал Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышындагы 6 муниципаль берәмлек халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтәчәк.
Ел ахырында сменага 200 кешегә исәпләнгән амбулатор-сырхауханә үзәге, шулай ук елына 30 мең сеанслык радиология үзәге ачылачак.
Онкоүзәк бинасы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кушылачак. Корпусның гомуми мәйданы-6415 кв.м тәшкил итә. Беренче катта МРТ, РКТ һәм ангиография кабинетлары булган нур диагностикасы бүлеге, шулай ук ике рентген кабинеты, УЗИ һәм маммография кабинетлары каралган. Моннан тыш, беренче катта паллиатив бүлегенең күчмә бригадасы бүлеге урнашачак. Икенче катта диагностика бүлеге һәм 20 урынга исәпләнгән консилиум залы булган административ блок булачак. Өченче катта эндоскопия бүлеге, функциональ диагностика бүлеге һәм лабораторияләр, дүртенче катта 16 койкага исәпләнгән көндезге химиотерапия стационары һәм ике операция бүлмәсе булган амбулатор хирургия бүлеге урнашачак.
Төзелешне финанслау федераль һәм республика бюджетлары хисабына гамәлгә ашырыла.