КБМҮ скверының балалар мәйданчыгының җәяүлеләр юлында танылган Чаллы рәссамы, «MASTAS» остаханәсе җитәкчесе Марат Билалов күләмле сурәт – асфальтта 3D рәсемен ясады. Иллюзияле рәсемдә җир астыннан очып чыга торган һәм КБМҮнең корпоратив төсләренә бизәлгән күбәләкләр чагылдырылды. Алар сәламәтлек, иминлек, тормышка мәхәббәт һәм үсешне символлаштыра. Нәтиҗәдә, балалар мәйданчыгы территориясе тылсымлы иҗади киңлеккә әйләнде. Хәзер матур сквер палаталарның тәрәзәләреннән күренә торган яшь пациентларда һәм медицина хезмәткәрләрендә һәм урамда йөрүчеләргә уңай кәеф тудыра.
Исегезгә төшерәбез, КБМҮ территориясендә Балалар хастаханәсе бинасы артында урнашкан скверны реконструкцияләү проекты гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, рәссам Марат Билалов скверны әле тагын бизиячәк.