Татарстанның Сарман районында яшәүче 30 яшьлек ир-ат берничә көн буе район хастаханәсендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә тоташтырылып ята. Табиблар егетне дәвалап, өенә кайтаралар.
ИВЛда озак ятканнан, ир-атның трахеясында бетәшкән урын, җөй барлыкка килә – сулыш бугазы стеналары бетәшү тукымасына әверелә. Сулыш юлы тарая, ир-атның сулыш алу белән проблемалары башлана.
Яшь кешенең тыны кысыла, һава җитми – бетәшкән трахеядагы тишемнән һава начар үтә. Ир кеше “ашыгыч ярдәм” чакырырга өлгерә. Тагын берничә сәгать соңарып чакырса, ир үлер иде.
Ашыгыч ярдәм ир-атны Татарстанның Сарман районы үзәк хастаханәсенә алып килә. Егет үлем хәлендә иде, трахеяда ачык операция ясау мөмкин түгел иде, табиблар видео аша Республика клиник хастаханәсе хезмәттәшләре белән элемтәгә керә.
7.30 да РКХнә шалтыратып, 8.15 дә Казаннан табиб вертолет белән районга оча. Пациент инде аңсыз иде, трахеяда тишем диаметры нибары 2 миллиметр гына иде - һава кермәде диярлек.
РКХнең 2нче торакаль бүлеге мөдире Евгений Валерьевич Тришин трахеяга эндоскопик бужлау ясады, бу стенозлар (тишем тараюы) вакытында эшләнелә. Бу төр операция Россиянең әйдәүче клиникаларында башкарыла, һәм еш кына ул пациентның гомерен саклап кала ала.
Алда әле тагын берничә җитди дәвалау этабы булса да, Сарман РҮХ табибларының һәм РКХнең торакаль хирургының оста гамәлләре нәтиҗәсендә пациентның гомере коткарылган.