РКХ табиблары йөкле ханымда яман булмаган чәчле шешне кисеп алган

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Республика клиник хастаханәсенә Татарстанның Балтач районыннан авырлы хатын-кыз эч авыртуына зарарланып, мөрәҗәгать итә. МРТ рәсемендә табиблар карандагы бала үсешенә комаучалый торган шеш күрә.

Күкәйлектә үскән 12 сантиметр диаметрлы шеш кистага охшаган була. Туачак сабыйның да, әнинең дә тормышына куркыныч янады.

Табибларга шешне кисеп, йөклелекне саклап калып булырмы – юкмы хәл итәргә кирәк иде. Операциядән соң йөкле хатын авырту баса торган даруларны да кулланмаска тиеш була. Бу фактор да хәл итүне катлауландыра.

Акушер-гинекологлар һәм хирурглар консилиумыннан соң, РКХнең 2нче хирургия бүлегенең табиблары аңа ашыгыч операция ясадылар. Табиблар йөклелекне саклап кала ала, әмма шеш белән бергә бер күкәйлекне дә кисәргә туры килгән. Шеш май тукымасыннан һәм чәчтән торган, бу яман булмаган шешләрдә еш очрый.

Операциядән соң икенче көнне йөкле хатын авыртуны баса торган препаратлардан башка үзе утыра һәм йөри алган. Моннан берничә көн элек булачак әнине өенә чыгардылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International