Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе территориясендә Мария театры симфоник оркестрының концерты узды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мария театрының симфоник оркестры профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы территориясендә табибларга һәм пациентларга сәгать ярымлык концерт куйды.

Казанның йогышлы авырулар хастаханәсе һәм башка медицина оешмаларының якынча 150 табибы Мария театры оркестры башкаруында музыканы тыңлады. Легендар оркестр чыгышын табиблар гына түгел, пациентлар да палата балконнарыннан күзәтә алды.

Концертта Чайковскийның «Евгений Онегин», Мусоргскийның «Хованщина», «Руслан һәм Людмила» операларына увертюралар, шулай ук башка әсәрләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International