Түбән Кама ҮРКПХнең кичектергесез кардиология бүлеге мөдире Ринат Миниәхмәтов: "Иң мөһиме-кешеләрне яратырга кирәк"

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Түбән Кама дәвалау оешмаларында яхшы белгечләр күп, алар башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән күчкәннәр, хәтта чит илләрдән килгәннәре бар. Шундый табибларның берсе-Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кичектергесез кардиология бүлеге мөдире Ринат Миниәхмәтов. Менә инде биш ел ул түбәнкамалыларда йөрәк авыруларын дәвалый.

Ринат Рафаил улы Үзбәкстанда туган, Ташкент медицина академиясен тәмамлаганнан соң, 2007 елда гаиләсе белән Менделеевскига күчеп килә. Монда ул  Хәбибулла Әхмәдов җитәкләгән район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, ләкин табиб булып урнашканчы, Казанда терапия буенча интернатура узарга тиеш була. Ә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә практика үткәндә яшь табибны Чаллыда калырга чакырып, ул шунда күчә. 2015 елда Ринат Миниәхмәтовны Хәбибулла Әхмәдов Түбән Камага бүлек мөдире итеп чакыра, дип сөйләде табиб.

Һөнәр турында

"Балачакта мин песиләрне дә, этләрне дә дәваламадым, тик химия һәм биологияне төпләп өйрәндем. Ләкин химик яки биологка барырга теләмәдем, чөнки укытучы буласы килмәде, шуңа медицина һөнәрен сайладым. Гомумән, хәрби яки археолог булырга теләк бар иде, тик медицинаны сайлаганга бер дә үкенмим. Институтта безгә яхшы кардиологлар белем бирде, һәм мин кардиология бүлегенә практикага килгәч, диагностика белән дә, дәвалау белән дә бернинди проблемалар булмады. Башта АМЯХгә дежурлык тәкъдим иттеләр, ә аннары калырга чакырдылар һәм кардиореанимациягә җибәрделәр. Шулай итеп, анда 2015 елга кадәр эшләдем".

Авыру турында

"15 ел элек булган кебек үк, безнең пациентлар ешрак гипертониядән һәм йөрәкнең ишемик авыруларыннан җәфа чигә, бу авырулар бөтен дөнья буенча иң таралганнары. 2008 елда Яр Чаллыда да, Түбән Камада да рентгенохирургия хезмәте юк иде, ул чакта башкачарак дәваладык, шуңа күрә инфарктлардан үлүчеләр күп булды. Хәзер бездә коронаграфия һәм стентлау эшлиләр, һәм бу үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирә.

40 ел элек эшләгән табиб бүген яшь хатын-кызның инфаркт килеп чыгарга мөмкинлегенә гаҗәпләнгән булыр иде, шуңа вакытында дәвалана башларга кирәк. Сиңа 25 яшь булса да, кан басымы күтәрелә башласа да, яшь организм җиңәр дип өметләнергә кирәкми. Тикшеренергә, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Әйе, инфаркт бүген “яшәрде”, бу тәмәке тарту, туклану, яшәү рәвеше, гомумән, тормыша стресслар артуы белән бәйле”.

Сәламәтлек һәм кешеләргә мәхәббәт турында

"Табибның барлык киңәшләрен үтәүчеләр тизрәк сәламәтләнә. Гомумән, йөрәк авырулары ешрак усал һәм үпкәләүчән кешеләрдә очрый. Бу аңлашыла да - мондый кешеләрнең кандагы адреналин дәрәҗәсе югары, ул үз чиратында гипертония һәм стенокардиягә китерә. Шуңа күрә тормышка тыныч караш булдырырга кирәк, һәм иң мөһиме-кешеләрне яратырга кирәк. Әйе, һәрвакыт тыныч булып булмый. Борчылма, тынычлан, сәламәт йөрәк-ул тыныч йөрәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International