Республика балалар клиник хастаханәсендә сабыйга махсус методика буенча операция үткәрделәр

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Федераль нейрохирургия үзәгенең табиб-нейрорадологы (Новосибирск) Виталий Киселев БРКХ рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлеге базасында сирәк патологияле 8 айлык балага операция ясау дәвамында үзенең һөнәри осталыгы белән бүлеште.

Татарстан Республикасында патологик кан тамырын рентгенэндоваскуляр ябу беренче тапкыр башкарылды. Мастер-класста шулай ук бүлек табиблары Марат Бикмуллин, Рәдис Гәрәев һәм Казанның төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән табиб-нейрорадиолог Михаил Владюхин катнашты.

Баш мие кан тамырларының әлеге тумыштан килгән аномалиясе шактый сирәк һәм катлаулы кимчелек булып тора, дип билгеләп үтә БРКХ рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлеге мөдире Айдар Хәмидуллин.

Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: пациентның Гален венасы проекциясендә артерия-вена шунты (артерия һәм вена арасында аномаль тоташу) бар. Бу аномалия Гален венасын киңәюенә китерә, бу, үз чиратында, баш миенең карынчыгы системасыннан баш миенең суүткәргече өлкәсенә ликворның китү юлларын ябуга китерә. Табибларның беренчел бурычы артериовеноз шунтның эндоваскуляр «сүндерү» иде.

Аневризмны (кан тамырын киңәюе) барлыкка китерүче кан тамыры махсус клей ярдәмендә эндоваскуляр ысул белән уңышлы ябылды. Аневризм кимеде һәм юкка чыкты,ә кечкенә пациент инде өйгә чыгарга әзерләнә.

Статистика турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасында мондый үсеш аномалиясе булган балалар сирәк очрый: 2 елга 1 бала була. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, мондый оператив тыкшынуларны үтәү белән Мәскәү һәм Новосибирск федераль үзәкләре шөгыльләнә.

Табиб-нейрорадиолог, м.ф. к. Виталий Киселевның иң яхшы мәгънәдә «гастролер»булуы да игътибарга лаек. Соңгы биш ел эчендә ул баш һәм арка мие тамырлары патологиясе булган пациентларга 2500-дән артык операция, шул исәптән 300-гә якыны-төрле кан тамырлары авырулары булган балаларга ясаган. Табиб күчмә оператив тыкшынулар (мастер-класслар) үткәрә һәм илнең төрле клиника белгечләре белән һөнәри осталыгы белән уртаклаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International