100 нче яшендә Татарстан сәламәтлек саклау легендасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина вафат булды.
Татьяна Андреевна 20 яшендә фронтка китә. Дәһшәтле сугыш юлын кичкән Татьяна Андреевна дистәләгән мең гомерен саклап кала. Ул Ленинград, Курск дугасындагы сугышларда, Украина, Молдавия, Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң үзен компетентлы, тәҗрибәле белгеч, чиксез тугры табиб һөнәренә таләпчән, принципиаль, энергияле һәм оста җитәкче буларак таныта. Ул гомерен балаларга һәм аналарга медицина ярдәме күрсәтүгә багышлый.
Хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән бәйле иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Олы яшьтә булуга карамастан, яшьләр белән очраша, үзенең фронт юлы, медицина хезмәтенең хәрби көннәре, медикларның фронтта һәм тылда батырлыклары турында тәэсирле итеп сөйләгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан чыккан «Татарстан медикларының фронт юллары» китабын язган.
Татьяна Андреевна Емелина 1921 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Биектау районы Чыпчык авылында туган. Балачагы һәм яшьлеге авыр шартларда үткән. Әтисе Казан шәһәрендәге дары заводында эшче булган, әнисе 13 бала тапкан, Татьяна бишенче булган. 1937 елда әтисе кинәт вафат була. Үлем алдыннан әтисе Татьянаны авыруларга ярдәм итү өчен, аларның гомерләрен саклап калу өчен медицина институтына укырга керергә, табиб булырга сорый.
1938 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Вузда укыган вакытта Киров районының өченче балалар хастаханәсендә патронаж шәфкать туташы булып эшли.
1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хезмәт хәрби-кыр хирургы буларак уза. Татьяна Емелина отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Казан шәһәренең 3нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең участок табиб-педиатры, аннан соң балалар консультациясе мөдире, бүлек мөдире һәм, ниһаять, бу хастаханәнең баш табибы булып эшләгән. Параллель рәвештә республиканың баш педиатры вазыйфаларын башкара. 1959 елда ТАССР Сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнә, шул ук вакытта балалар поликлиникасында эшли.
1966 елда Татьяна Андреевна 15-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең балалар бүлеге мөдире вазыйфасына күчә. 1970 елда шәһәр санитар агарту йортының баш табибы итеп билгеләнә, анда 1976 елга кадәр эшли.
«ТАССРның Атказанган табибы» һәм «сәламәтлек саклау отличнигы»мактаулы исемнәренә лаек була. Татьяна Андреевна Емелинаның исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау Китабына кертелгән.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Татьяна Андреевна турындагы якты истәлек аны белгән һәркем күңелендә мәңгегә сакланыр.