“Бала хастаханәдән сәламәтләнеп киткәндә-бу бөтен команданың казанышы”

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтендөнья ультратавыш диагностикасы табибы көне билгеләп үтелә-бу тикшерү иң куркынычсыз һәм үтемле диагностик алым булып кала. Түбән Кама үзәк район күп тармаклы хастаханә, Кама Аланы үзәк район хастаханә,  Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе стационарларында һәм сырхауханәләрендә 20 белгеч эшли. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Түбән Кама Балалар шәһәр хастаханәсе ультратавыш диагностикасы табибы Ләйсән Ситдыйкова белән сөйләштек.

“Гаиләдә табиблар булмаса да, мин балачактан ук медицинада эшләячәгемне белдем. Мин пульмонология бүлегендә педиатр булып эшләүдән башладым, аннары ультратавышлы диагностикага киттем. Бер дә үкенмим. Әлбәттә, теләсә кайсы өлкәдәге кебек үк, безнең эштә дә тискәре яклар бар. 16 ел эшләү дәверендә мин медикларга карата ихтирамның кимүен сиздем. Әмма кабинетка елмаеп сабый кергәч, барысы да онытыла”.

"Ультратавышлы диагностикасы пациент өчен дә, безнең өчен дә куркынычсыз, аның каршы күрсәткечләре юк һәм барлык үзгәрешләр реаль вакыт режимында ачыклана – УЗИ шуның аркасында югары диагностик эффектка ия. Әлбәттә, без дәваламыйбыз, әмма безнең тикшерүдән соң гына белгеч дәвалау тактикасын билгели ала. Хезмәттәшләр белән без бердәм организм буларак эшлибез, шуңа күрә бала хастаханәдән сәламәт киткәндә – бу бөтен команданың казанышы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International