Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне билгеләп үтелә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күп тармаклы хастаханәдә инсульт кичергән пациентны беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгендә дәвалыйлар. Үзәк 60 койкага исәпләнгән, шуларның 12 реанимацион. Биредә тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтелә. Барлык килгән пациентлар да йөз процент госпитализацияләнә. Беренчел кан тамырлары үзәгенә эләгеп, пациентларны неврологлар, реаниматологлар, терапевтлар, ультратавыш һәм функциональ диагностика табиблары тикшерә. Үзәктә 11 табиб эшли. Биредә ел дәвамында уртача 1350-1500 кеше дәвалана.

Евгений Иванович Чаузов, Түбән Кама үзәк район күп тармаклы хастаханәнең беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәге мөдире: «Бу көнне без  тагын бер кат бик куркыныч һәм киң таралган авыруга игътибарны җәлеп итәбез. Шуны истә тотарга кирәк, үз вакытында табибка мөрәҗәгать итеп гомерне саклап калырга мөмкин. Шуңа күрә профилактикага һәм вакытында диагностикага аерым игътибар бирү бик мөһим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!»

Румия Ризвановна Бурнашева, беренчел йөрәк-кан тамырлары үзәгенең табиб-неврологы: «Әгәр кешедә инсульт була икән, аны 4,5 сәгать эчендә коткарып калырга була. Иң мөһиме-ашыгыч ярдәм бригадасын үз вакытында чакырырга. Ул чакта без кешегә максималь рәвештә нормаль тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә алабыз».

Елена Николаевна Ибраһимова, беренчел кан тамырлары үзәгенең табиб-неврологы:: «Инсульт кичергән  пациентларга үткәрелә торган тернәкләндерү чараларында катнашу бик мөһим. Без пациентларны тернәкләндерү һәм торгызу процессына актив җәлеп итәбез. Ә тернәкләнү проценты һәм вакыты һәр очракта индивидуаль».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International