«21 гасырда йогышлы авырулар» фәнни конференциясе Казанда илнең әйдәп баручы белгечләрен җыйды

2024 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә Казанда «21 гасырда йогышлы авырулар» халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чара КДМУ һәм КДМА йогышлы авырулар кафедраларының 100 еллыгына, КДМУ балалар инфекцияләре кафедрасының 90 еллыгына һәм профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 125 еллыгына багышлана.

Конференциядә Татарстан табиб-инфекционистлары һәм эпидемиологлары, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Чечен Республикасы, Беларусь, Казахстан һ.б. белгечләр катнашты.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин утырышта катнашучыларны сәламләде. Министр медицина вузларының сәламәтлек саклау системасы өчен кадрлар әзерләүгә керткән өлешен билгеләп үтте: "Татарстан Республикасында табиб-инфекционистларны һәм эпидемиологларны укыту профильле фәнни кафедралар ачудан башланды. Йөз ел эчендә кафедраларда меңләгән студентлар һәм табиблар белем алды".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International