Кич белән баланың температурасы кискен күтәрелә, ата-аналары ашыгыч ярдәм чакырта. Баланы хастаханәгә китерәләр. Тикшерүләрдән соң, табиблар "менингоэнцефалит" диагнозын куя.
Күпмедер вакыт дәвамында баланы яшәү урыны буенча табиблар күзәткән, тернәкләндерү курслары узган. БРКХ табиб-неврологы Ксения Ягуновага мөрәҗәгать иткән вакытта бала аз хәрәкәтләнә торган иде һәм 4.5 яшьлек бала лексиконында нибары 4 сүз булган: әни, әти, эчәргә дә бир.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алга таба бала Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче консультатив сырхауханәсе җирлегендә дәваланды. Логопед-дефектолог белән шөгыльләнүдән тыш физиопроцедуралар, гомуми моториканы үстерү буенча дәресләр, тренажерларда механотерапия, сөйләм аппаратын активлаштыру өчен рефлектор стимуляциясе үткәрелде.
Дәвалауга комплекслы якын килү нәтиҗәсендә баланың хәрәкәт активлыгы шактый артты һәм актив лексиконы киңәйде, моңа кадәр ул 3-4 сүз әйтсә, терапиядән соң ул гади җөмләләр төзи алды.
Мондый очракларны кисәтү турында сөйләгәндә, салкын тию авыруларын кисәтүгә игътибар итәргә кирәк, аерым алганда: чыныгу, контрастлы душ, саф һавада йөрү, төрле хәрәкәт активлыгы (бассейн, гимнастика), витаминотерапия.