Спас Район Үзoк Хастанахәсендә 75 яшьлек пациентканы COVIDтан дәваладылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Дания Кыямованың үпкәләре 70%ка зарарланган иде.

Дания Шәрифулла кызы 18 ноябрьдә Спас РҮХнең кабул итү бүлегенә коронавирус билгеләре белән салынды. Хатын-кызның сулышы авыр, температурсы югары һәм ютәле бар иде. Кыямова авыр хәлдә иде.

Нәтиҗәдә, Дания Шәрифулловнаны «ашыгыч ярдәм» машинасында Казанга җибәргәннәр. Үпкәсе 70% ка зарарланган иде.

 

Спас РҮХдә дәвалау билгеләнде, ул уңай нәтиҗә бирде. Кыямова хастаханәдән 30 ноябрьдә чыкты. Аның хәле канәгатьләнерлек дип билгеләп үтелде. Шушы көннәрдә хатын-кыз икенчел карау узды, ул аның сәламәт булуын күрсәтте.

«Бу коронавирус йогышы белән беренче өлкән яшьтәге пациентыбыз, » - дип аңлатма бирде дәвалаучы табибларның берсе, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, табиб-хирург Роман Әхмәтҗанов.

«Әби Ярдәм авылында яши, бу Болгардан 45 км ераклыкта. «Ашыгыч ярдәм» табибларына да, аны оператив рәвештә хастаханәгә илткән табибларга да, дәвалаучы табиблар Роман Әхмәтҗановка һәм терапевт Диләрә Баһаветдиновага да рәхмәтлебез. Әбине дәвалаган барлык медикларның игътибарлы һәм сизгер булуы аркасында ул хәзер исән һәм безнең белән Яңа елны каршылаячак! Рәхмәт аларга! » - дип, докторларга Дания Кыямованың оныгы Ландыш Рамазанова чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Спас районында бу елның августыннан башлап COVID белән авыручылар  68 кеше теркәлгән, аларның үпкәләре 3 һәм 4 дәрәҗәдәге, ягъни 50%ка зарар күргән. Аларның 32се тулысынча терелгән, калганнары реабилитация уза,  тормыш өчен куркыныч янамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International