Энәләр, шпилькалар, сәдәфләр: яшь татарстанлыларның "уеннары" БРКХ урологлары һәм гинекологлары янына китерү турында

2020 елның 25 декабре, җомга

Ата-анасыз калган балалар төрле предметларны йота, тиешсез урыннарга тыга. Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенең гинекологы һәм урологы нинди очраклар белән очрашырга туры килгәне һәм пациентларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Балалар серләре һәм ата-аналарга киңәшләре турында  алга таба укыгыз.

Балалар гинекологы табышлары

Югары категорияле табиб акушер-гинеколог Хәйруллина Лилия Илсур кызы балалар яшүсмерләр гинекологиясендә 20 елга якын эшли. БРКХдә Лилия Илсур кызы консультатив кабул итүне алып бара, һәм коллегалары белән кичектергесез гинекологик оператив ярдәм күрсәтә.

Аналыкта чит предметның булуы вульвовагинит симптомнары, авыртулар белән күзәтелә, хәтта канлы бүлендекләр була. Ата-аналар (күпчелек очракта әниләр) бу зарланулар аркасында балаларын алып килә, нәкъ менә җенси юллардан канлы бүлендекләр булганга.

Балалар яшькә кадәрге балалар үз органнары белән танышалар, шуңа күрә чит әйбернең аналыкка эләгү куркынычы бик зур", - диде табиб.

Кыз әнисенә әйтергә куркып, бу очракны оныта, ә бу чит предметның аналыкта ялкынсыну процессын тудыра.

Лилия Илсур кызының яшь пациентларның җенси юлларыннан алган предметлары булган тулы бер банка бар.

Иң эре шуларның-зәңгәр пыяла таш, ул таш ванна бүлмәсен бизәү өчен куелган булган. Бала ваннадагы ташның берсен аналыкка тыгып куя. Бу очракта, кыз әнисенә сөйләгән, һәм алар БРКХгә килгән, биредә предмет чыгарылган.

Чит әйбернең булуы гинекологик тикшеренүдә беленә.

Тагын бер очрак безгә Лилия Илсур кызы сөйләде.

Кызны Татарстан районыннан алып кайтканнар. 9 яшьлек апасы 3 яшьлек сеңлесе аналыгына шпилька һәм канцелярия энәсен тыккан. Җирле табиблар кызга ярдәм итә алмый, аны республика клиникасына җибәрәләр. Оператив юл белән һәм наркоз астында, предметлар алынды.

«Кечкенә пациентлар белән мондый хәл булмасын өчен кечкенә кызларыңа күбрәк игътибар бирергә, аларны яратырга кирәк. Балалар гына түгел, аларның әти – әниләре дә сабыйны күз уңында тотмаулары турында әйтергә куркып дәшмичә йөри, ә бу диагноз кую процессын катлауландыра», - дип сөйләде Лилия Илсуровна.

Ата-аналарга балаларны игътибар белән күзәтергә, нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнен аңлатырга, гаиләдә һәм балалар коллективларында дөрес тәрбия бирергә кирәк.

Урологиядә дә мондый очраклар сирәк булса да була.

"Зинһар, балаларыгызга игътибарлы булыгыз! Баланың үз-үзен тотышына, сидек бүлеп чыгаруына игътибар итегез. Сидек бүлеп чыгаруда тайпылышлар булган үз вакытында участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлбәттә, бәвел анализларын контрольдә тотарга кирәк. Әгәр алар начар икән, чаң сугарга, бөер һәм сидек куыгының ультратавыш тикшеренүе ясарга кирәк», - дип киңәш итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-балалар урологы, БРКХ урология бүлеге мөдире, м.ф. к. Рәшит Байбиков республиканың кечкенә кешеләренең ата-аналарына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International