Татарстанда иң яхшы медицина оешмаларын бүләкләделәр

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Татарстанның Стандартизация һәм метрология үзәге  «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы йомгаклары буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә уникаль һәм инновацион хезмәтләр күрсәткән иң яхшы медицина оешмаларын бүләкләделәр.

Тантана республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә узды.

Соңгы биш елда хезмәт күрсәтү өлкәсенең бу юнәлеше бик тиз үсә. Бу вакыт эчендә катнашучылар саны ике тапкыр арткан.

Бүләкләү чарасы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрына «сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен» Мактаулы билгесен тапшыру белән башланды. «Бу бүләк халыкка сыйфатлы товарлар һәм хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Һәм Марат Наил улы, һичшиксез, медицина технологияләрен һәм тулаем сәламәтлек саклау системасын камилләштерү өстендә эшләүче кеше булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстан СМҮ директоры, конкурсны оештыру комитеты рәистәше Фәрит Туктаров.

18 оешмага конкурс лауреатлары һәм дипломантлары дипломнары тапшырылды. Ә «Сыйфат лидеры» конкурсының иң югары призын хезмәт күрсәтүнең тотрыклы югары күрсәткечләре өчен «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ДАССУсына тапшырдылар.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесе 2003 елдан бирле үткәрелә. Бу еллар дәвамында Татарстан Республикасы илнең эчке һәм тышкы базарында югары сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле продукция һәм хезмәт күрсәтүне ачыклау һәм алга этәрү программасын гамәлгә ашыруда Россия Федерациясе субъектлары арасында актив катнашучы һәм бәхәссез лидер булып тора.

Коронавирус йогышы пандемиясе белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, республика чираттагы тапкыр ил төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, һәм монда эксклюзив операцияләр һәм дәвалауның уникаль ысуллары тәкъдим иткән сәламәтлек саклау оешмасы ягыннан ярдәм күрсәтү зур казаныш булды.

Бүләкләү тантанасында ф. Х.Туктаров һәм М. Н. Садыйков киләчәктә дә медицина учреждениеләрен конкурста катнашуга, шулай ук медицина статусын күтәрү, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында мөстәкыйль номинация булдыру өчен актив җәлеп итәргә килештеләр.

Сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре сүзләренә караганда, бу катлаулы чорда аларның эшчәнлегенә югары бәя бирү һәм республика җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт сүзләре медицина коллективлары эшен тану билгесе буларак икеләтә күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International