Инфаркт, инсульт, баш мие яисә аяк атеросклерозы кичергән Татарстан халкының туганнарын генетик тест узарга чакыралар. Әгәр гаиләдә 55 яшькә кадәр ир-ат яки 60 яшькә кадәрге хатын-кыз бар икән һәм алар югарыда аталган авыруларның берсен кичергән булса, нәсел гиперхолестериниясе булмауны ачыкларга кирәк.
“Бу төр тикшеренү Россиядә беркайда да юк һәм уникаль программа буенча бушлай уздырыла. Аның төп максаты - кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын киметү. Нәсел гиперхолестеринемиясе инфаркт, инсульт кебек җитди авырулар үсешенә китерергә мөмкин", - дип сөйләде БРКХ липидология үзәге җитәкчесе, КДМУ педиатрия кафедрасы мөдире, профессор, медицина фәннәре докторы Динара Садыйкова.
Генетик тестны 2021 елның июненә кадәр липидология үзәкләрендә узарга була.
Республиканың өлкән кешеләре 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең медицина үзәгенә мөрәҗәгать итә ала: Декабристлар ур., 191/93, (843) 557 31 14 телефон номерына шалтыратып , язылырга мөмкин. Кабул итүне липидология үзәге җитәкчесе — Зөлфия Фәрит кызы Ким алып бара.
Балаларны БРКХнең 2нче номерлы Консультатив сырхауханәсенә (843) 229 54 33, 8 937 622 60 41 телефон аша язарга мөмкин. Кабул итүне липидология үзәге җитәкчесе Динара Илгизәр кызы Садыйкова алып бара.