Медицина университеты Клиникасында 2020 ел эшенә йомгак ясадылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2020 ел йомгакларына һәм 2021 елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырыш гадәттәгечә Казан дәүләт медицина университетының Актлар залында узды. Медицина советы эшендә Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Хуҗиева Г. М., Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Мөхәмәтдинов Р. Р., Казан дәүләт медицина университеты проректоры Шулаев А. В. катнашты.

Клиниканың эшчәнлеге нәтиҗәләре турында баш табиб Илнур Хәсән улы Шәрәфетдинов таныштырды.

2020 елда яңа коронавирус инфекциясе барлыкка килү вазгыятьне сизелерлек үзгәртте.

Медицина ярдәме күрсәтү өчен өстәмә территорияләр бирү белән, кайбер учреждениеләрне ковидлы госпитальләргә күчерү белән бәйле рәвештә, йөкләнеш күләме кискен артты, авыр һәм декомпенсацияләнгән формаларның арту тенденциясе билгеләнде.

Соңга калып госпитализацияләү әлеге халәтнең сәбәпләренең берсе булды. Авыру башланганнан алып 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча китерелгән ашыгыч пациентлар саны 26% тан 45% ка кадәр арткан.

Бер ел эчендә 141618 кеше амбулаториягә, шуларның 38126 авыру буенча мөрәҗәгатҗ иткән. Шул ук вакытта өйгә барып карау саны 1,7 тапкыр арткан.

НКВИ белән беренче контакт 2020 елның февралендә булды.

Шәһәр сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре бригадасы пассажирларны Казан халыкара аэропортында каршы алды һәм гыйнвар ахырында мазокларны алуны оештырдылар. Бер ел эчендә барлыгы 8925 проба анализга материал алынды.

КДМУ ДАССУның шәһәр сырхауханәсе буенча федераль регистрга 1442 кеше кертелгән. 2020 елның февраленнән декабренә кадәр эшләү дәверендә КОВИД белән 1442 пациент һәм ОРВИ белән 7 673 кеше исәпкә куелган.

2020 елның декабрендә шулай ук халыкны яңа коронавируслы инфекциягә каршы вакцинацияләү программасы башланды. 31.12.2021 елга 45 кешегә беренче компонент вакцина ясалды.

Бүгенге көндә 1534 кешегә беренче компонент белән прививка ясатылды, 566 кешегә икенче компонент прививка ясалды.

Илнур Хәсән улы Шәрәфетдинов хезмәттәшләренә һәм хастаханә коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади башлангычлар һәм уңышлар теләде.

Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Г. М. Хуҗиева хастаханәнең эшен уңай бәяләде, хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыкларының Мактау грамоталарын клиника хезмәткәрләренә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International