Казан шәһәренең 18нче номерлы клиник хастаханәдә тез буынына артроскопия ясый башладылар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе базасында оператив тыкшынуның яңа төре-тез буынына артроскопия уздыра башладылар. Бүген биредә беренче операция узды – 25 яшьлек кызга 18нче номерлы ШКХнең амбулатор травматология үзәгенең хирург-ортопеды Илдар Ваһапов операция ясады.

Пациент имгәнгәннән соң ел дәвамында йөргәндә тездә көчле авыртулар кичерә. Блокад рәвешендәге консерватив дәвалау аңа ярдәм итми инде. Амбулатор травматология үзәгендә тикшерелгәннән соң операция ясау турында карар кабул ителә.

6-7 мм зурлыктагы ике кечкенә тишемнән тез буынында хирург ертылган латераль мениск теккән. Операция спиналь анестезия белән уздырыла. Операция 2 сәгатькә якын дәвам иткән, уңышлы уза. Пациент иртәгә үк хастаханәдән кайтып китә ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тез буынында яңа операцияләрне гамәлгә кертү 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында амбулатор травматологиянең заманча үзәген ачканнан соң мөмкин булды. Ул 2020 елның 31 декабрендә эшли башлады.

Операция бригадасы составында эндохирургия үзәге җитәкчесе Арсен Корбангалиев, амбулатор травматология үзәгенең хирургы-ортопеды Илдар Ваһапов, анестезиолог-реаниматолог Анатолий Пронин һәм операция шәфкать туташы Динара Мостафина иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International