Бүген Балалар республика клиникасына Башкортостан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге эшче төркем килеп китте. Эш визиты кысаларында делегатлар "Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты" АҖ эше белән таныштылар.
Клиника һәм туклану Департаменты Администрациясе кунакларга кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен туклану җитештерүнең тулы циклын күрсәттеләр. Шулай ук Европа стандарты системасы – таблет – туклану тәкъдим ителде.
- Бу системада туклану меню нигезендә порцияләргә комплектлана һәм ябык шәхси термоподноска урнаштырыла. Шулай итеп, пациент аны уңайлы вакытта кабул итә ала. Туклануны БРКХнең ерак дәвалау бүлекчәләренә китереп җиткергәндә электр җылытылган термотележкалар кулланыла, - дип сөйләде производство директоры Венера Фәтхуллина.
- Дәвалау туклануының менюсы табиб-диетолог тарафыннан һәр бүлекнең авырулар һәм диетик өстәлләренең спецификасын исәпкә алып эшләнгән, барлык ашларны да департаментның расланган рецептурасы буенча катгый әзерлиләр, - дип билгеләп үтте Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Лилия Басанова.
Кунаклар эшне оештыруны югары бәяләделәр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр.