Бүген бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстанда бер ел эчендә аутистик спектрның бозылуыннан җәфа чигүче балалар саны арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

"Татарстан Республикасында 2021 елның 1 гыйнварына аутистик спектрның бозылуыннан җәфа чигүче 870 бала теркәлгән", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
2019 елда мондый диагноз 761 балада, 2018 елда 617 балада булган.

Татарстанда аутистик спектрның бозылулары 100 мең балага 103,1 тәшкил итә, узган ел ул 90, 2018 елда 74,5 булган.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, патологияле балаларның күбесе республиканың зур шәһәрләрендә: Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәттә яши.

Бүген бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көнен билгеләп үтәләр. Шәһәрнең һәм республиканың медицина оешмалары аутистик спектрдагы авырулар белән балалар һәм аларның гаиләләре белән берлектә «Зәңгәрне кабыз» акциясенә кушылдылар. Акциянең төп максаты - кешеләрнең игътибарын аутизм проблемаларына җәлеп итү.
Акциягә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе дә кушылды: нейрохирургиянең бөтен бер бүлеге бүген зәңгәр киемдә эшли, ә клиниканың төп бинасы зәңгәр ут белән яктыртыла.

Шулай ук Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе үз Instagramына фельдшерларның кулларындагы зәңгәр уенчыклар төшерелгән фотосурәтен дә чыгарды. Республика башкаласының 16 һәм 18нче хастаханәләре дә акциягә кушылды.

Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе «кызыл» зона табибларының зәңгәр киемнәрдәге фотосы белән уртаклашты. Акцияне Татарстан сырхауханәләре дә хуплады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International