Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә 35 яшькә кадәр 70 яшь табиб эшли. Иң актив 12 табибны якыннанрак танышу, аралашу һәм үз сорауларын һәм теләкләрен җиткерү өчен медицина учреждениесе җитәкчелеге белән очрашуга чакырдылар.
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин танышуны үзе турында сөйләүдән башларга тәкъдим итте. Ул табиб карьерасының 1981 елда, «Педиатрия» белгечлеге буенча медицина институтын тәмамлаганнан соң башлануы турында әйтте. Түбән Камага Рамил Азгатович 82 елда килә. Башлыча участок педиатры булып эшли, аннары педиатрия стационарына эшкә күчә. 97 елдан ул балалар хастаханәсен җитәкли. Спортның уен төрләре, балык тоту, яхшы музыка белән мавыга. Өйләнгән, ике баласы бар.
Аннан яшь табибларга үзе турында сөйләргә чират җитте. Балалар урологы Людмила Мелихова Түбән Камага бер ел элек, Рязань медицина университетын һәм ординатураны тәмамлаганнан соң килгән, чөнки биредә үз һөнәри хыялларын тормышка ашыру - стационарда эшләү һәм операция ясау мөмкинлеген күргән.
Ирада Куликова 1нче балалар сырхауханәсендә участок педиатры булып эшли. 2020 елда Ижау медицина академиясен тәмамлый һәм Түбән Камага ире белән килә, ул да «Кояшлы» сырхауханәсендә табиб-педиатр булып эшли. Гаиләне арендалы торак алу һәм карьера үсеше перспективалары җәлеп иткән.
Табиб акушер-гинеколог Мария Аркадьева тумышы белән Түбән Камадан, һәм Ижауда медицина академиясен тәмамланганнан соң туган ягына әйләнеп кайта. Аның да табиблар гаиләсе – ире Түбән Кама хастаханәсендә табиб-травматолог-ортопед булып эшли.
Табиб-неонатолог Динә Абдуллина Казаннан бер ел элек килгән. Күптән түгел анестезиология һәм реанимация буенча беренчел әзерлек узган. Тиздән яңа туган балаларны реанимацияләүдә эшли башлаячак.
Танышудан соң баш табиб яшь табибларга үзләренең үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерергә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, әлеге исемлеккә уртак чаралар оештыру, шул исәптән күчмә чаралар оештыру тәкъдиме, табибларның эш урынына кадәр, участоклар буенча хәрәкәт итү өчен транспорт мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итү, персонал өчен тренажер залын оештыру һ. б. сораулар керде.
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең яшьләр советы булдыру турында карар кылынды. Аның төп максаты - яшьләрне берләштерү, һөнәри һәм иҗтимагый тормышта мәнфәгатьләрен чагылдыру. Яшь белгечләр советы рәисе итеп табиб-педиатр Патимат Абдулхалимованы сайладылар.