Акад. В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы вазыйфасына Илгиз Әхмәтҗанов билгеләнде

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

"ТР ССМ акад. В. М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Илгиз Илдар улы билгеләнде. Боерык 2021 елның 15 апреленнән үз көченә керә.

Илгиз Әхмәтҗанов 1969 елда туган. 1997 елда  «Дәвалау эше» белгечлеге буенча С.В. Курашов ис. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 2010 елда «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеменә лаек була.

Хезмәт эшчәнлеген 1987 елда Казан радиокомпонентлар заводында медбрат буларак башлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң республика психиатрия хастаханәсендә эшен дәвам итә, башта медбрат, югары белемне тәмамлаганнан соң табиб-интерн, аннары табиб-психиатр вазыйфасына күчә.

1998-2000 елларда - МСЭ №1 районара махсуслаштырылган бюроның табиб-реабилитологы,

2000-2001 елларда - Казан шәһәренең МСЭ №3 махсуслаштырылган бюроның табиб-психиатры,

2001-2004 елларда - МСЭ №1 районара махсуслаштырылган бюроның җитәкчесе,

2005-2014 елларда - Татарстан Республикасы буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросының 10 нчы филиалы җитәкчесе.

2014 елдан – «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International