Түбән Кама Үзәк хастаханәнең баш табибы медицина көллиятен тәмамлаучылар белән очрашты

2021 елның 30 апреле, җомга

Якын арада «дәвалау эше» һәм «шәфкать туташы эше» факультетлары студентлары аттестацияне уңышлы узарга һәм август башында эшкә урнашырга тиеш. Хәзер Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаучыларның диплом алды практикасы бара, һәм алар барысы да кайда эшләячәкләрен уйлый.

Түбән Кама РҮХнең баш табибы Марс Мостафин хастаханәнең структурасы, эш күләмнәре турында җентекләп сөйләде һәм Түбән Кама хастаханәсе - медицинада уникаль эш тәҗрибәсен алу һәм үз эшенең профессионалы булу өчен менә дигән мәйданчык, дип ассызыклады.

Студентларның сорауларына шулай ук сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Татьяна Рәхимова һәм баш шәфкать туташы Евгения Юдина җавап бирде.

Залдан дистәләгән сорау яңгырады. Һәр сорауга җавап бирелде. Эшкә урнашу һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен көллиятне тәмамлаучылар, Ахтубинский ур., 9 адресы буенча урнашкан ТКҮРКХнең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International