Казанда беренче тапкыр «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» халыкара форумы узачак

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 1-3 июнендә Казанда «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» халыкара форум узачак. Әлеге чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, шәһәр азык-төлек сәясәтенең Милан пакты, «Сәламәт шәһәрләр» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа челтәре, Россия Федерациясенең «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм бистәләр» Ассоциациясе ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәре мэриясе үткәрә.

Форум «Демография» милли проектын, «Гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү системасын формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.

Форум программасында пленар сессия, түгәрәк өстәлләр, секцияләр үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International