«Ак чәчәкләр» республика конкурсы номинантлары Германиянең һәм Нидерландиянең әйдәүче клиникаларында сәламәтлек саклауны оештыру буенча чит ил стажировкасын узалар. Стажировка шушы илләрнең сәламәтлек саклауны оештыру буенча лекцияләр рәвешендә теоретик өлешне дә, клиникаларның профильле бүлекләрен дә үз эченә ала. Хәзерге вакытта безнең белгечләр Изге Винсент исемендәге Хирургия клиникасына, Дюссельдорф Университет клиникасына, Бонның реабилитация үзәгенә, Мюнхенгладбахның күп профильле госпиталенә килеп киттеләр. Бүген төркем Нидерландиягә күчеп китте, анда Маастрихтның, Гааганың һәм Неймегенның Университет клиникаларына барырга туры киләчәк. Стажировка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм югары технологияләр белем бирү үзәгенең уртак проекты булып тора.
28 ноябрьдә Казанда халыкара катнашу белән «Генетика кардиологиядә. Киләчәк килде» дигән фнни-гамәли конференция узды. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты, Кардиология генетикасының милли лигасы.
28 ноябрьдә Түбән Кама медицина көллиятендә педагогик коллективның Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советының коррупциягә каршылык күрсәтү бүлегенең вәкиле белән коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-мәгърифәтчелек очрашуы булды.
Балалар республика клинк хастаханәсенә эш визиты белән Чиләбе өлкәсеннән делегация килеп китте. Аларның визит максаты структур бүлекчәләр белән танышу һәм клиниканың эш стандартлары тәҗрибәсен өйрәнү булды.
Республика клиник хастаханәсе архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитетының «Коммерцияле булмаган оешмасының һәм Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының – гавами хакимият органының иң яхшы архивы» конурсында катнашты һәм архив хезмәтен модернизацияләү өчен Грант алуга күрсәтелде.
2018 елның 26 ноябрендә Казан балалар хирургиясе мәктәбенә нигез салучы хөрмәтле Укытучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, профессор Михаил Рафаил улы Рокицкий вафат булды.
Казанның Сугыш ветераннары госпиталендә «Медицина реабилитациясенең барлык этапларында логопед ярдәменең көнүзәк мәсьәләләре» дигән VI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция медицина реабилитациясе системасында логопед хезмәтен үстерүгә һәм камилләштерүгә багышланган иде.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне алдыннан 2018 елның 26 һәм 27 ноябрендә Мәскәүдә ВИЧ/СПИДны профилактикалау һәм дәвалау буенча белгечләр өчен IV Бөтенроссия форумы (алга таба – Форум) уза, ул ВИЧ-йогышы белән көрәшү өлкәсендә белемнәр һәм тәҗрибә белән алмашу өчен мөһим чара булып тора. Татарстан Республикасыннан «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү республика үзәге» ДАССУнең баш табибы Нияз Галиуллин һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова катнаштылар.
23 ноябрьдә 21нче номерлы урта мәктәптә Әлмәт сәламәтлек саклавының 7 учреждениесеннән 13 команда җанатарлары һәм уенчылары Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында XV «Сәламәтлек» Спартакиадасы кысаларында җыелдылар.
Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә туберкулезның, ВИЧ-йогышының таралуын профилактикалау, кисәтү буенча Ведомствоара комиссиянең (МВК) һәм Зәй муниципаль районында үлүчеләр санын мониторинглау буенча Ведомствоара комиссиянең ике чираттагы утырышы узды.