«Ак чәчәкләр» республика конкурсы номинантлары чит ил стажировкасын узалар

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

«Ак чәчәкләр» республика конкурсы номинантлары Германиянең һәм Нидерландиянең әйдәүче клиникаларында сәламәтлек саклауны оештыру буенча  чит ил стажировкасын узалар. Стажировка шушы илләрнең сәламәтлек саклауны оештыру буенча лекцияләр рәвешендә теоретик өлешне дә, клиникаларның профильле бүлекләрен дә үз эченә ала. Хәзерге вакытта безнең белгечләр Изге Винсент исемендәге Хирургия клиникасына, Дюссельдорф Университет клиникасына, Бонның реабилитация үзәгенә, Мюнхенгладбахның күп профильле госпиталенә килеп киттеләр. Бүген төркем Нидерландиягә күчеп китте, анда Маастрихтның, Гааганың һәм Неймегенның Университет клиникаларына барырга туры киләчәк. Стажировка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм югары технологияләр белем бирү үзәгенең уртак проекты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International